Текст песни
Җилләрдән җилкәннәр көч ала,
Чәчкәләр кояшка үрелә...
Күңелем түрендә иң зур сер,
Хисләрем җыр булып түгелә.
«Без – дуслар», - дисең син, елмаеп,
Сүзләрең җанымны каната.
Белмисең син минем серемне:
Мин сине яратам, яратам.
Көн саен күрешү - зур бәхет,
Кабатлау тик синең исемне...
"Серләребез уртак", – дисең син,
Белмисең иң якты хисемне.
«Без – дуслар», - дисең син, елмаеп,
Сүзләрең җанымны каната.
Күрмисең, белмисең, сизмисең...
Мин сине барыбер яратам.
Ерактан эзләмә бәхетне,
Яныңда йөрим мин, тилмереп.
Син – минем иң якты хыялым,
Дуслыктан яралган сөюем.
«Без – дуслар», - дисен син, елмаеп...
Дуслыктан мәхәббәт ярала.
Син - минем иң якты өметем,
Мин сине яратам, яратам!